Дәүләт бүләкләре тапшырылды
5 март көнне район мәдәният йортында узган “Төп йорт килене” бәйге-тамашасы барышында районыбызның бертөркем хатын-кызларына дәүләт бүләкләре тапшырылды. Хөрмәтле укучылар, сезнең игътибарга бүләкләнүчеләрнең исемлеген тәкъдим итәбез. Бүләкләрне ияләренә тантаналы шартларда муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов тапшырды.